|
 |

Главная » Новости на татарском

15 марта в здании центральной детской библиотеки г. Бугульмы с участниками 5 классов прошла конференция "Коран - великий памятник мировой культуры". Конференция была организована молодежным отделом бугульминского мухтасибата, в частности ведущим рассказчиком на тему Корана был Рафис хазрат, а остальные аспекты рассматривались работниками детской библиотеки. Так как на дворе век высоких технологий, то и мухтасибатом было решено провести конференцию на современном уровне - с помощью интерактивного проектора были показаны интересные слайды на тематику Корана, его возникновения и тех целей который он преследует. Позже был показан видеофильм "чудеса Корана", в котором ученики школ увидели много занимательной информации что даже некоторые дети прониклись вопросами "А нам можно его изучать?".
Встреча проведена на качественно высоком уровне, что порадовало обе стороны, впоследствии было решено проводить такого рода собрании почаще.
Напоминаем, что эта встреча была организована в честь "года Корана", которым был объявлен 2012.
|
Бөгелмә шәһәрен республикада гына түгел, Россия күләмендә дә яхшы беләләр. Мәсәлән, безнең данлыклы якташыбыз, җырчы Алсу, егетләрне дә көнләштереп, штанганы "эһ” тә итмичә күтәреп, дөнья рекорды куйган Светлана Шимкова һәм башкалар. Менә тагын бер яңалык, безнең "Арслан” хоккей командасының 2000 һәм 2001 елгы яшүсмерләр командалары Россия беренчелегендә (Идел буе төбәкләре) катнашу бәхетенә ирешкән. "Арслан–2000” командасы инде иң көчле тугыз команда арасында уйный, ә менә "Арслан–2001” командасына исә финалга чыгу һәм киләсе сезонның "А” төркеменә керү өчен күп көч түгәргә туры килгән.
Хоккейчыларга максатларына ире-шү өчен ярышның ике этабын узарга кирәк булган. Уеннарның беренчесе – Бөгелмәдә, икенчесе Казанда үткән.
Беренчесе көзге каникул вакытында иде. Безнең уенчыларыбыз бу ярышларда, "Нефтехимик” (Түбән Кама), "Девон” (Баулы), "Волна” (Казан), "Южный Урал” (Орск) хоккей командаларын җиңеп, 12 очко җыюга ирешкән һәм алдагы этапка үтү юлламасын алган.
Икенче этап яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән. Анда Бөгелмә командасы башка төркемчә уенчылары белән көч сынашкан. Нәкъ менә шушы уеннар нәтиҗәсе буенча иң көчле ике команданың финалга чыгуы билгеләнә.
Бу уеннар вакытында "Арслан–2001” командасы "Торпедо” (Түбән Новгород), "Ижсталь” (Ижау), "Ак Барс-2” (Казан), "Сокол” (Яңа Чебоксар) һәм "Лидер” (Ульяновск) командалары белән очрашкан. Аларның һәрберсе үз максатларына ирешер өчен көндәшләренә каршы н ... Читать дальше »
|
Европа үсеш юлы үрнәгендә дәүләттә җитди үзгәрешләр башлап җибәрүнең беренче көннәреннән үк Россиядә дә прокуратура хезмәтенә ихтыяҗ туа. 1722 елның 12 гыйнварында Петр Iнең прокуратура органнарын оештыру турында махсус Указы чыга. Шулай итеп, быел прокуратура оешуга 290 ел тула.
Башка кайбер дәүләтләрнекеннән аермалы буларак, Россия прокуратурасы дәүләт, патша һәм чиркәүнең генә түгел, ә үз-үзен тиешенчә яклый алмаган аерым гражданнарның да мәнфәгатьләрен яклауга алынырга тиеш була.
Вакыт уза, дәверләр алышына, ә прокуратура дәүләт мәнфәгатьләре, закон һәм хокук тәртибе сагында торуын, җәмгыятьне борчый торган социаль һәм хокукый проблемаларның үзәгендә булуын дәвам итә. Хәзер, илдә хокукый дәүләт нигезләре ныгый барганда, прокуратура органнарының әһәмияте тагын да арта. Гражданнар хокукы бозылган, законнан һәм гаделлектән тайпылышлар булган җирдә прокурорның җитди сүзе, аның тәвәккәл чаралар күрүе кирәк.
Бөгелмә шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре әлеге югары таләпләргә җавап бирергә омтылып эшли. 2011 елдагы эш күрсәткечләребез моңа дәлил булып тора.
Узган елда прокуратурага җирле үзидарә органнары хокукый-норматив актларының 120 проекты кергән, алар барысы да тикшерү узган. Шуларның 3е, коррупция факторы күрсәтелеп, кире кагылган; 23е федераль законнар белән туры китереп, төзәтелергә тиеш дип табылган һәм бу хакта, тәкъдимнәр күрсәтелеп, язма хәбәр җиткерелгән.
|
Төзүчеләр өчен эшнең тыгызлыгы ягыннан декабрь "иң кайнар” ай булып саналадыр, мөгаен. Афәрин, төзүчеләр, алар торак төзелеше буенча 2011 елга алган планнарны үтәп чыктылар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, 27 декабрь күпләр өчен чын бәйрәмгә әверелде: "189 нчы төзү-монтаж поезды” җәмгыяте (җитәкчесе – Владимир Курченко) төзүчеләре шәһәргә Гоголь урамында 85 фатирлы 5 катлы бик шәп торак йорт тергезеп бирделәр. Муниципалитет аны шәһәребездә бик тә мөһим эш башкаручылар – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен төзетте. Төзүчеләр исә үзләренең җәмгыятьләре йөзенә тап төшермәс өчен барын да эшләделәр, йортны вакытында сафка бастыру өчен көнне төнгә ялгап дигәндәй тырыштылар.
2005 елдан башлап, республикабызда социаль ипотека программасы эшли башлады. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аның координаторы булып тора. Халык өчен мөһим программа эшли башлаганнан бирле Бөгелмә муниципаль районында җәмгысе 16 күп-фатирлы торак йорт сафка бастырылды, 941 гаилә фатирлы булды.
Менә кичә дә Бөгелмәдә чын бәйрәм иде. 56 гаилә зур куаныч белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кулыннан яңа фатир ачкычларын алдылар (рәсемнәрдә). Алар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары, бюджет сферасы хезмәтчәннәре һәм ташламалы категориягә ия булган ике гаилә.
|
|
|
|
|
 |
|