RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 13:53
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июнь » 11 » 15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар.
15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар.
15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар.
Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләрдә гражданнарны гадәти чират буенча кабул итә башлаячаклар һәм офисларда 4 квадрат метрга бер кеше туры килү исәбеннән, халык санын контрольдә тотачаклар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтте.

«Мин шәхси инициатива белән Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттем һәм 15 июньнән безнең үзәкләрне ачуны, шулай ук чикләү чараларына кадәр булган система буенча эшләүне сорадым, — диде спикер. — Сall-үзәккә шалтыратуларны санамаганда, көненә 30лап кеше мөрәҗәгать итә. Алдан язылып булмауга шикаятьләр күбрәк килүенә игътибар итә башладык. Бу безнең өчен беренче билге булды».

Күп функцияле үзәкләрне тулысынча ачуга икенче сәбәп, чираттагы урыннарны сату очраклары булган.

Күп функцияле үзәккә килгәндә шәхси саклану чаралары — битлек, перчаткалар булырга тиеш. Шулай ук гражданнарга дистанция сакларга һәм кергән вакытта кулларны антисептик белән чистартырга киңәш итәләр. Офислардагы чиратны күп функцияле үзәк хезмәткәрләре үзләре җайга салып торачак.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7816 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.