RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 22:38
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 5 » 2020 елда ТРда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла.
2020 елда ТРда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла.
05.03.2020bugulma-tat.ru
2020 елда ТРда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сум акча тоту планлаштырыла.
Быел Татарстанда ана капиталын түләүгә 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде. “Оператив мәгълүматлар буенча, без 2020 елда Татарстанда 40 мең бала туачак дип планлаштырабыз, аларга без сертификатлар бирәбез. Федераль бюджеттан 13 млрд. сумга якын акча тоту планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте спикер. Узган ел Татарстанда ана капиталы алуга федераль бюджеттан 9 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайту һәм беренче бала туган гаиләләргә ярдәм итү турында белдергән иде. Үзгәрешләр кертү турындагы законга 1 мартта кул куелды. Туучылар санын арттыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган “Демография” милли проектының өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8001 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.