RSS канал
Воскресенье, 05.05.2024, 07:39
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Декабрь » 9 » Алексей Песошин: Россиядә ришвәтчелек белән ризалашмау мохите тотрыклы формалаша.
Алексей Песошин: Россиядә ришвәтчелек белән ризалашмау мохите тотрыклы формалаша.
Алексей Песошин: Россиядә ришвәтчелек белән ризалашмау мохите тотрыклы формалаша.
Ришвәтчелек теләсә кайсы җәмгыятьнең тотрыклы социаль-икътисади үсешенә киртә булып тора. Бүгенге көндә Россиядә әлеге күренеш белән ризалашмау мохите тотрыклы рәвештә формалаша. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгатендә белдерде.

Ул илдә коррупциягә каршы Илкүләм стратегия һәм илкүләм планнар гамәлгә ашырылганын, хокук куллану практикасы камилләштерелгәнен, һәм, нәтиҗә буларак, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык дәрәҗәсе артканын искәртте.

«Коррупция барлыкка килү сәбәпләренә каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә, икътисади гына түгел, социаль, сәяси һәм рухи-әхлакый ысуллар белән дә», — диде Песошин.

Татарстанда законнарның җитди базасы формалаштырылган. Гражданлык җәмгыяте институтлары да ришвәтчелеккә каршы көрәштә мөһим звено булып тора — аларны коррупцияне профилактикалау эшчәнлегенә җәлеп итү сизелерлек нәтиҗәләр китерә.

Иҗтимагый оешмалар хезмәт эшчәнлегенә куелган таләпләрне үтәү һәм низагларны җайга салу буенча комиссияләр, коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссияләре эшендә һәм коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар үткәргәндә актив катнаша. Пандемия булуга карамастан, 2020 елда иҗтимагый оешмалар катнашында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында 400дән артык чара үткәрелгән.

«Ришвәтчелеккә каршы чараларның әһәмияте инде килеп чыккан коррупцион күренешләргә каршы көрәшүдә түгел, ә барыннан да элек вазифаи затларның үз коррупциячел гамәлләрен тормышка ашыру мөмкинлеген булдырмый торган социаль-хокукый база булдыруда», — дип искәртте Премьер.

Республикада бу процесста цифрлаштыру мөһим роль уйный: «Электрон Татарстан», «Халык контроле» системалары, мәгариф оешмаларына чиратларның электрон системасы, юлларда күзәтү камералары системасы һ.б. уңышлы эшләп килә.

«Татарстан алга таба да ачыклык, гаделлек һәм намуслылык үрнәген күрсәтәчәк. Бу эшне уртак көч белән генә башкарып була», — дип йомгаклады Песошин.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7829 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.