Бөгелмәдә «ADRENALINE» спорт клубы ачылды
17.03.2020bugulma-tat.ru
Бүгенге көндә спорт клубында 50дән артык кеше шөгыльләнә. Тәрбияләнүчеләр арасында Идел буе федераль округы һәм Россия җиңүчеләре һәм призерлары, шулай ук халыкара дәрәҗәдәге төрле ярышларда катнашучылар.
Тренировкаларны кикбоксинг буенча тренер, 1 категорияле судья, Бөгелмә муниципаль районы кикбоксинг федерациясе башкарма директоры Роман Фирсов һәм бокс буенча КМС тренеры Руслан Зарипов үткәрә.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан