RSS канал
Понедельник, 28.09.2020, 19:06
Главная » 2020 » Август » 7 » Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды.
Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды.
Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды.
Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе — «король игезләре». Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган. Ата-аналар балаларын Тея, Мөнисә, Инесса, Роксана, Энгель, Эльмар, Захар кебек гадәти булмаган сирәк исемнәр дә кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

432 гаилә — беренче, 43 гаилә — икенче, 24 гаилә өченче сабыен алып кайткан. Тагын ун гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган. Иң зур бала 4 560 граммлы булып туган, иң кечкенәсе — 855 граммлы. Иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң яшь әнигә — 18 яшь. Иң өлкән әти белән әнигә 47 һәм 43 яшь.  

Кызлар арасында Милана, Ульяна, Анастасия, малайлар арасында Радмир, Матвей исемнәре һаман да үз популярлыгын югалтмый.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 336 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.