Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» программасы буенча 272 ишегалды территориясе ремонтланачак
05.12.2019bugulma-tat.ru

«Җиде төр эш башкару планлаштырыла: юлларны ремонтлау, тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту җайланмасы кую, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, ТКО мәйданчыкларын урнаштыру, өслеге ком-гравий катнашмасыннан торган балалар җиһазлары урнаштыру, өлешчә яшелләндерү», - диде мэр. Моннан тыш, Линар Закиров билгеләп үткәнчә, һәр ишегалды, яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, шәхси каралачак.
Бөгелмә шәһәрендә 2020 елга 62 ишегалды территориясе, 2021 елга - 91 ишегалды, 2022 елга - шәһәрнең 119 ишегалды территориясе ремонтланачак.
Татарстанда өч ел эчендә 7 мең ишегалдын ремонтлау планлаштырыла. Программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 млрд сум акча бүленгән. Ремонт эшләрен 2020 елның апрель-маенда беренче чиратта моңа мохтаҗ ишегалларыннан башларга планлаштыралар.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
- Турнир на призы Татарстан-Новый Век
- Заседания клубов «Ветеран» и «Отечество»
- Праздник работников культуры
- Труд под бдительной охраной
- Сначала надругались, а потом забили насмерть
- В Бугульме состоялся IX республиканский турнир по плаванию
- Когда риск не благородное дело
- Кто защитит садоводов?
- До лидеров рукой подать
- Благотворительность в День Знаний

