RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 01:09
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Февраль » 8 » Бөгелмәдә имамнар җыелышы үтте.
Бөгелмәдә имамнар җыелышы үтте.
Бөгелмәдә имамнар җыелышы үтте.


Бөгелмә районы Кодаш авылы мәчетендә мөхтәсибәт җыены узды. ТР Көньяк-көнчыгышы казые Марат хәзрәт Мәрданшин, җирле хакимиятнең җәмәгатьчелек оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Наилә Фәритовна Базарбаева, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әсгатовна Хәйсарова, Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм шулай ук шәһәр, район имамнары чараның мактаулы кунаклары булдылар.
Җыелыш имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзеннән башланып китте. Аннары Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан башкарылган эш турында слайдларда хисап тәкьдим ителде. Рамил хәзрәт чарада катнашучыларны ТР Диния нәзарәте Үзәк оешмасы пленумы карарлары белән таныштырды.
Пленум карарларының берсе буенча 2020 ел Татарстан Республикасында Татар теле елы дип игьлан ителде.
Шәһәр һәм район имамнары узган елга йомгак ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Аннары Марат хәзрәт Мәрданшин үз киңәш-нәсыйхәтләрен әйтте, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. ТР Көньяк-көнчыгыш казые Бөгелмә мөхтәсибәтенең эшенә югары бәя бирде, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Чара Изге Корьән аятьләре уку һәм дога кылу белән тәмамланды.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1994 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.