RSS канал
Вторник, 16.04.2024, 15:20
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 27 » Бөгелмәдә яшәүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бөгелмәдә яшәүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бөгелмәдә яшәүчеләр «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бөгелмәдә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Урманны саклыйк» дигән Урман утырту акциясе узды. Соколка тавының төзекләндерелгән территориясе янында 150дән артык ылыслы һәм яфраклы токым үсентесе утыртылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Акциядә районның дәүләт, муниципаль структуралары һәм ведомстволары, иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, төрле оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» традицион Бөтенроссия акциясе 26 августта Камчатка шәһәрендә башланды. Быел барлыгы 40 миллион агач утырту планлаштырыла. Утырту нокталарын карарга һәм акциядә үз регионында теркәлергә мөмкин.

Акция Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте тарафыннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында «ГХФ яшьләре» ярдәме белән оештырылды.

Категория: Лента новостей | Просмотров: 8069 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.