RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 10:14
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 26 » Бөгелмәдән яшь гимнасткалар чемпионатта һәм нәфис гимнастика буенча беренчелектә призлы урыннарны яуладылар.
Бөгелмәдән яшь гимнасткалар чемпионатта һәм нәфис гимнастика буенча беренчелектә призлы урыннарны яуладылар.
26.11.2019bugulma-tat.ru
Бөгелмәдән яшь гимнасткалар чемпионатта һәм нәфис гимнастика буенча беренчелектә призлы урыннарны яуладылар.
22-23 ноябрьдә Лениногорскида «Ачык Татарстан» нәфис гимнастика буенча беренчелек һәм ачык Чемпионат узды.
Ярышларда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашты. Бөгелмә данын тренерлар Анна Гамза һәм Маргарита Иксанованың тәрбияләнүчеләре яклады. 
Бөгелмә спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 1нче урынны - Варвара Сикунова (2015 елгы), 2нче урынны - Софья Сикунова (2013 елгы) һәм Дарья Сикунова (2011 елгы), 3нче урынны - Алена Иванова (2012 елгы), Агата Хикматова (2013 елгы), Алия Заһирова (2011 елгы), 4нче урынны- Виолетта Мамеева (2013 елгы), Әминә Скороход (2012 елгы), Алиса Дагаева (2011 елгы), 5нче урынны - Амалия Салимова (2010 елгы), Анастасия Бронникова (2010 елгы), Арина Сухановалар (2010 елгы) яулады.
Безнең гимнасткаларны, тренерлар составын ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Безнең шәһәрдә әлеге спорт төрен үстерүдә ярдәм иткәне өчен Бөгелмә районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсенә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, “Факел” спорт комплексы җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 846 | Добавил: news | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.