RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 16:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 29 » Бөгелмәдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы узды.
Бөгелмәдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы узды.
29.12.2019bugulma-tat.ru
Бөгелмәдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы узды.
Анда чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрде. Бөгелмә районы авыл җирлекләре хезмәтчәннәре үз эшләрен күрсәттеләр һәм шәһәр халкы игътибарына “Яңа Ел каруселе” ярминкәсендә театральләштерелгән тамашалар тәкъдим иттеләр.
Тантана сәхнәдә дәвам итте – бию командалары үзләренең иң матур номерларын башкардылар, вокалчылар, “Тылсымлы кыңгырау” театральләштерелгән тамашасы кысаларында, Яңа ел җырларын яңгыраттылар.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр халкына мөрәҗәгать итте:
– Биредә, бу мәйданда, якынлашып килүче бәйрәмнең әкияти атмосферасын һәр кеше тоя алсын өчен, шәһәрнең барлык предприятиеләре күңелләрен биреп эшләделәр. Туган шәһәребезне яратканыгыз өчен һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Бөгелмәбезгә – тотрыклылык, ә безнең һәрберебезгә  бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим, – диде ул.
Шәһәр халкы Яңа ел бизәкләренең бөтен гүзәллеген тулысынча бәяли алды. Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск скульпторлары кар сыннары өстендә бик яхшы эшләделәр. Мультфильм персонажлары төшкән фотолар Яңа елга бизәлгән үзәк мәйданда йөрүче бөгелмәлеләр арасында аеруча популяр. Быел Бөгелмәдә кар шәһәрчеге бигрәк тә матур килеп чыкты. Ә тауларда балалар иртәдән төнгә кадәр шуып кинәнә.
Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, уеннар һәм утлар балкышының төсле номерлары белән баетылган иде. Программа фейерверк белән тәмамланды.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 827 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.