RSS канал
Четверг, 18.04.2024, 19:46
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 7 » Бөгелмәдә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады.
Бөгелмәдә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады.
Бөгелмәдә татар телен өйрәнү курслары эшли башлады.
1 октябрьдә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә татар телен өйрәнүчеләр өчен кереш дәрес үтте. Беренче очрашуга 30лап кеше килгән иде.
Дәрес сәламләү сүзләре белән башланып китте.
Республикада яшәүче төп халык өчен татар телен өйрәнүнең әһәмияте, Ислам диненең татар теле белән тыгыз бәйләнгән булуы турында бәян иттем, телне өйрәнергә теләүчеләргә киңәш-нәсыйхәтләрен җиткердем.
Аннары килүчеләрне татар теле укытучылары белән таныштырдык.
Мөгаллимәләр, телне өйрәнергә теләүчеләр белән бергәләп, булачак укуга бәйле сорауларны карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Быел татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр шәһәрнең ике мәчетендә барачак. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрдә - Үзәк мәчеттә, ә сишәмбе һәм җомга көннәрдә - "Ирхәм" мәчетендә. Дәресләр 18 сәгатьтә башлана.
Курсларны тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен мәчетләрдәге кабинетлар укуга кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган, дәреслекләр, техник чаралар белән тәэмин ителгән.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, дәресләр вакытында мәчетләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең барысы да үтәлә.
Дәресләргә, яше, милләте нинди булуга карамастан, теләгән һәр кеше йөри ала.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (939) 736-14-61
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8211 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.