RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 18:14
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Февраль » 27 » Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
ТАССР оешуның – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә торган елда ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында “Интер” автоүзәге кубогына традицион мини-футбол ярышлары Бөгелмәдә сигезенче тапкыр узды. Чарада “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе М.М. Заһиров, Бөгелмәнең Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Н. Шәфигуллин, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнары имам-мөхтәсибләре һәм ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре имамнары катнашты.
Турнир Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланып китте:
– Спорт ярышлары анда катнашучылар өчен дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бик яхшы мөмкинлеге булып тора. Турнирда катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телим, – диде ул үз чыгышында.
Турнир башланыр алдыннан Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов изге Коръән аятьләре укыды.
Ярышларда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Карабаш, Урыссу командалары катнашты. Уен күрсәткечләреннән чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1нче урында – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;
2нче урында – Лениногорск мөхтәсибәте командасы;
3нче урында –Азнакай мөхтәсибәте командасы.
Шәхси күрсәткечләр буенча Радмир Идиятуллин (Бөгелмә) – иң яхшы капкачы; Гани Мамиров (Лениногорск) – иң яхшы һөҗүмче; Адел Канипов (Азнакай) иң яхшы сакчы дип табылдылар.
Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлек өчен бүләкләргә лаек булдылар.
Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән “Интер” автоүзәге директорлар советы рәисе Мәгъсүм Заһиров белән “Юность” спорт мәктәбе директоры Рөстәм Шәфигуллинга Бөгелмә мөхтәсибәте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шунысы игътибарга лаек, ТР Диния Нәзарәте тарафыннан Татар теле елы дип игълан ителгән бу елда кубокларда һәм дипломнарда символикалар да, язмалар да фәкать татар телендә язылган иде. Номинантлар милли баш киеме – түбәтәйләргә һәм шулай ук туган телдә язылган кубокларга ия булдылар.
Күмәк спорт чарасы дога кылу һәм бәйрәмчә әзерләнгән төшке аш мәҗлесе белән төгәлләнде.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6733 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.