Бөгелмәлеләр Россия чик сакчыларының төбәкара форумында катнашты.
24.07.2020tatar-inform.tatar
17-19 июль көннәрендә Тольятти шәһәренең «Транспортчы» ял базасында, Бөтенроссия чик буе туганлык берлеге эгидасы астында, Россия чик сакчыларының төбәкара форумы узды. Бөгелмә чик сакчылары форумда шәһәрдә күптән түгел генә ачылган «Хәтер» хәрби дан залы турында сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Форумда Бөгелмәдән чик буе гаскәрләренең диңгез частьлары ветераннары Анатолий Николаев һәм Фәрит Асылгәрәев катнашты. Очрашуга Россиянең 27 төбәгеннән чик сакчылары, башлангыч чик буе оешмаларыннан 112 вәкил килгән иде.
150дән артык катнашучы үзләренең хезмәт елларын, чик буе гаскәрләренең данлы традицияләрен искә төшерде, тормыштагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты, ә кайберләре 40 елдан соң бергә хезмәт иткән иптәшләре белән очрашты. Бу инде шундый чараның икенчесе. Чик сакчыларының беренче слеты былтыр Казан шәһәрендә узган.