RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 08:45
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 2 » Бөгелмәлеләргә атналык афиша.
Бөгелмәлеләргә атналык афиша.
02.03.2020bugulma.tat.ru
Бөгелмәлеләргә атналык афиша.
АТНА ДӘВАМЫНДА Я. Гашек музеенда – “Хатын-кыз күңеле”. Лилия Сафина хезмәтләреннән күргәзмә (Яр Чаллы). Татар мәдәният үзәгенең кече залында, 4 марттан – “Чәчәк ат, Ватаным!”. ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге хатын-кыз рәссамнары хезмәтләреннән күргәзмә. Туган якны өйрәнү музеенда – ТАССРның 100 еллыгына: “ТАССР елларында Бөгелмә тарихы”; “Туган ягым – газиз як”. Фонд күргәзмәләре. Техника йортында, 3 марттан – “Солдат анасы йөрәге”. Фотокүргәзмә. 5 МАРТТА 14.00. Үзәк китапханәдә – “Иң зур бәхет – халык мәхәббәте”. Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби чара. 15.00. Халыклар дуслыгы китапханәсендә – “Син дөньяда бер генә!” Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе. 14.00. 5нче китапханәдә – “Мартта шундый матур көн бар”. 8нче Март бәйрәменә багышланган уен программасы. 6 МАРТТА 16.00. Техника йортында – “Язның иң матур көне”. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты. 14.00. Туган якны өйрәнү музеенда – “ТАССР елларында – Бөгелмә тарихы”. Фонд күргәзмәсен ачу. 10.30. Я. Гашек музее – “Яз бәйрәме белән!” Күңелле музей викторинасы. 16.00. Татар мәдәният үзәгендә – “Әниемнең җылы кочагы”. “Моңлы кичләр” клубында музыкаль бәйрәм кичәсе. 8 МАРТТА 16.00. Татар мәдәният үзәгендә – “РЕТРО” клубы ветераннары өчен ял кичәсе. 9 МАРТТА 15.00. Татар мәдәният үзәгендә – “Әни сүзе – иң кадерле сүз”. “Ныклы гаилә” ял көне клубында бәйрәм концерты.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7652 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.