RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 21:36
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 14 » Бөгелмә полицейскийлары “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясенә кушылды
Бөгелмә полицейскийлары “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясенә кушылды
14.11.2019bugulma-tat.ru
Бөгелмә полицейскийлары “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясенә кушылды
Полиция хезмәткәрләре җәмәгатьчеләр, ирекле ярдәмчеләр, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә масштаблы проектка кушылдылар. 2019 елның 12 ноябрендә алар җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итү һәм аларны медицина өчен булмаган куллануны профилактикалау, шулай ук халыкка Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны турында мәгълүмат бирү максатыннан “Белергә тиеш” мәгълүмати-профилактика акциясе оештырдылар.

Акцияне оештыручылар районның спорт мәктәпләрендә һәм Карабаш бистәсенең “Нефтьче” спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Карабаш бистәсе вәкилләрен акция белән таныштырдылар, мәгълүмати стендларны яңарту өчен тематик плакатлар һәм белешмәлекләр бирделәр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: наркотиклар сату яки аларны медицина куллануы өчен булмаган фактлары турында полициягә 02 (020 мобильле), 052 (аноним), яки 8(843) 291-20-02 (ТР буенча ЭЭМ ышаныч телефоны) телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте
Наталья КЛИМЕНКО фотосы
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 833 | Добавил: news | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.