RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 23:03
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Февраль » 15 » Бөгелмә прокуратурасында ата-аналар бурычларын үтәү мәсьәләләре каралды.
Бөгелмә прокуратурасында ата-аналар бурычларын үтәү мәсьәләләре каралды.
15.02.2020bugulma-tat.ru
Бөгелмә прокуратурасында ата-аналар бурычларын үтәү мәсьәләләре каралды.
Бөгелмә шәһәр прокуроры күрсәтмәсе нигезендә, шәһәр прокуратурасында алимент түләүләре буенча бурыч дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча эшче төркем эшли.
Шәһәр прокуратурасының актлар залында эшче төркем утырышы узды, анда алимент йөкләмәләре буенча бурычлылардан бурычларын түләттергәндә килеп туган төп проблемалар яңгыратылды.
Чарада Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова, ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе башлыгы, “Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ директоры, ТР БМР опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы, ТР БМР мәгариф идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге, җинаять-башкару инспекциясе вәкилләре катнашты.
Утырышта башкарма документлар буенча башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, алимент түләүдән качучыларны законда каралган җаваплылыкка тарту, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмати материалларны яктырту буенча эшне активлаштыруга җәлеп итү кирәклеге әйтелде, дип хәбәр итә Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе Диана Юнысова.
Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 3599 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.