RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 23:07
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 4 » Бөгелмә районы гаиләсен бергә яшәүләренең 65 еллыгы белән котладылар.
Бөгелмә районы гаиләсен бергә яшәүләренең 65 еллыгы белән котладылар.
04.03.2020bugulma-tat.ru
Бөгелмә районы гаиләсен бергә яшәүләренең 65 еллыгы белән котладылар.
Гыйлемхан Мияссәр улы һәм Мөхтәрәмә Габдулла кызының никахы 1955 елның 24 февралендә ТАССРның Бөгелмә районы Кодаш авыл Советында теркәлә.

Гыйлемхан Мияссәр улы Мияссәров 1927 елның 20 июнендә Кодаш авылында туа. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 15 яшендә башлый – “Кызыл Куак” колхозында ат караучы булып эшли, чәчүдә катнаша. 1944 елда Гыйлемхан Мияссар улы Совет Армиясе сафларына алына һәм 1951 елга кадәр Кавказ чигендә хезмәт итә. Туган авылына кайткач, «Иркеннефть» нефть һәм газ чыгару идарәсендә оператор булып эшли.

Мөхтәрәмә Габдулла кызы Мияссәрова 1929 елның 29 апрелендә Кодаш авылында туа. Авыр сугыш елларында ул вакытта әле мәктәп укучысы булган Мөхтәрәмә Габдулла кызы төрле эшләрдә эшли, фермада да, тегермәндә дә, кырда да көч куярга туры килә. Тырыш һәм хезмәт сөючән кызны кыр эшләре бригадиры итеп билгелиләр һәм хезмәт алдынгысы буларак, Казанга – партия съездына делегат итеп җибәрәләр.

Гыйлемхан Мияссәр улы белән Мөхтәрәмә Габдулла кызы бер-берсен балачактан ук беләләр, чөнки алар күрше булып яшиләр. Чибәр Мөхтәрәмә Гыйлемханның апасы белән дус була һәм еш кына алар янына кунакка килә. Гыйлемханга кыз бик ошый торган була. 28 яшендә ул өйләнергә карар кыла һәм үзенең әти-әнисе белән кызның кулын сорарга килә. Мөхтәрәмәгә егет күптән ошый. Егет тә озын буйлы, чибәр була, өстәвенә, бөтен кешене үзенең җырлары белән сихерли.

Ир белән хатын үзләренең туй көннәре турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйлар, җәяүләп авыл Советына имзалар кую өчен килүләрен, ә аннан өч ат җигеп чанада кайтуларын сагынып сөйлиләр. Шул ук көнне кич белән Гыйлемханнар йортында туй ясыйлар.

1968 елда Гыйлемхан Мияссәр улын Кодаш авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар һәм бу эшендә ул 17 ел эшли. 1985 елда Гыйлемхан Мияссәр улы нефть өлкәсенә яңадан әйләнеп кайта һәм анда пенсиягә чыкканчы эшли. Үзенең оештыру сәләте һәм ныклы характеры нәтиҗәсендә, хезмәт эшчәнлегенең зур уңышларына ирешә. Ә Мөхтәрәмә апа колхозда эшләгәннән соң, Бөгелмә шәһәренең СУ-2 районында биналар һәм корылмалар төзүдә катнаша.

Мияссәровлар гаиләсе ныклылык һәм зирәклекнең ачык мисалы. Бу өлкән пар авылдашлары арасында зур ихтирамга ия, алар фикеренә колак салалар, киңәшләрен сорыйлар. Гыйлемхан абый белән Мөхтәрәмә апа бик пөхтә һәм хезмәт сөючән, ачык йөзле, оптимист кешеләр, алар бөтен үзгәрешләрне һәм яңалыкларны аңлыйлар һәм кабул итәләр. Гыйлемхан Мияссәр улын һәрвакытта да өйдә генә утырмый, ул бакчада эшләргә ярата, авыл һәм районның иҗтимагый чараларында актив катнаша. Күп еллар ветераннар советы әгъзасы булып тора.

Гыйлемхан абый һәм Мөхтәрәмә апа ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары тәрбияле һәм кайгыртучан.

Мияссәровларның өлкән уллары – Рафаэль 2009 елда юл фаҗигасендә вафат була. Кызлары - Әлфирә 40 елдан артык Лениногорск район хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли. Уллары - Равил дә, әтисе кебек үк, үзен нефтьче һөнәренә багышлый, “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли. Бүгенге көндә юбилярларны 6 оныклары һәм 4 оныкчыклары сөендереп яши.

Юбилярларны истәлекле вакыйга белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Вәгыйз улы Мөхәммәтов котлады. Ул “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медален, шулай ук “ТАССР оешуга 100 ел” истәлекле билгесен тапшырды. Юбилярлар Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырды. Котлау сүзләре шулай ук Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсаровадан, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченкодан һәм социаль яклау хезмәткәрләреннән яңгырады.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7536 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.