RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 19:09
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 18 » Бөгелмә районында өмә!
Бөгелмә районында өмә!
18.11.2019bugulma-tat.ru
Бөгелмә районында өмә!
Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, борынгыдан сакланып килгән традицияләрен, ата-бабаларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.
Чыннан да, халык традицияләрен, ата-баба тәртип-йолаларын белмисең икән, иртәгә нәрсәгә таянып яшәмәк кирәк соң?! 
Татар халкы гасырлардан – гасырларга, буыннардан – буыннарга, әби-бабайлардан – әти-әниләргә, алардан балаларына үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп,  безнең көннәргә дә килеп җиткән. Дөрес, арада югалып, халык хәтереннән тәмам җуелып бетә язганнары да бар. Әмма аларны, барыбер, кайсысын халык авыз иҗаты чыганакларыннан табып, кайсысын әби-бабайларның хәтер сандыгын “актарып” ачыклап, торгызырга, яңартырга кирәк.   
Халык бәйрәмнәре, милли йолалар, тардицион күмәк чаралар кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне, йолаларны халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмнәрдә һәм милли күмәк чараларда катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Шул рәвешле, һәр кеше табигый рәвештә үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, кечкенәдән үк милли тәрбия ала. 
Элек авылларда каз өмәләре үткәрү гадәте генә бар иде, хәзер исә үрдәк өмәләре дә уздырыла башлады. Безнең сабакташыбыз Гөлия Зәйнуллина да ире Рәфис белән быел үрдәк өмәсе оештырды әле. 
Өмә бер сулышта үтте. Иртән башланган күмәк эш, бергә-бергә гөрләшә-гөрләшә, сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә бик күңелле дәвам итеп, кичке якта чишмә суында үрдәк түшкәләрен юып-чайкап кайту, Илгизә Миңнекәева гармунда уйнаган көйгә биеп, аларны элеп кую һәм хуҗалар әзерләгән мул табында үрдәк итеннән пешергән аш, пилмән белән сыйланып, икенче елга да шулай бергә исән-сау җыелып, өмә үткәрергә язсын иде дигән изге теләкләр белән тәмамланды. 
Миңа үрдәк өмәсе бик ошады. Чөнки, мондый  чын бәйрәм төсен алган матур өмәнең безнең Суык-Чишмә авылында күптән узганы юк иде.  
Без, үрдәкләрнең йон-мамыгын йолкыганда, әни-әбиләребезнең элек ничек күңелле итеп җырлар җырлап, мәзәкләр сөйләп, кызык вакытларын искә алып эшләгәннәрен, ә кич белән канат суярга (кайдадыр “сыдырырга” дип тә сөйлиләр икән) җыелуларын, йоласына туры китереп, алдагы елда да бәбкәләр күп булсын, шушы сибелгән канатлар кебек су буйларын тутырып йөрсеннәр-йөзсеннәр дигән теләкләр белән, аларны су буйларына сибеп кайтуларын  искә төшереп эшләдек. Бик күңелле булды. Хатирәләр дә барланды, күңелләр дә сафланды, рәхәтләнеп аралаштык, рәхәтләнеп эшләдек. 
 Сүз соңында, халкыбыз йолаларын  онытмыйча, аны яңартып, һәммәбезне дә шатландырган уңган хуҗалар турында да бер-ике сүз әйтәсем килә.  
Әкияттәге кебек, гаҗәеп матур, җәелеп киткән шомыртлы болынлыклары,  
биек-биек таулары, күкрәп үскән урманнары булган Тәвәкал авылы кызы Гөлия белән Суык-Чишмә егете Рәфис бер сыйныфта укыйлар. (Ни кызганыч, бу авыл инде хәзер юкка чыккан, истәлекләрдә генә сөйләнә торган булып, тарих битләрендә генә калган). Аннан... сабакташлар, мәктәпне тәмамлау белән өйләнешеп, Суык-Чишмә авылында гомер кичерәләр: авылда йорт сатып алып, башка чыгалар,  колхоз таралганчы икесе дә колхозда эшлиләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Рәфис, халык телендәгечә әйтсәк, “геофизикада” машиналар көйләүче оператор булып эшли, ә Гөлия уңган хуҗабикә – йортларын гөл кебек итеп тота, мал-туар асрый, кош-корт үстерә,  оныклар тәрбияли (6 оныклары бар), атна саен кайткан кияү-кызларын, оныкларын кунак итеп җибәрә.  
Балачактан ук авылны көй-моңга күмеп яшәүче баянчыбыз Рәфис, аңа кушылып җырлаучы Гөлия, бер-берсен тулыландырып, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп  яшиләр. 
Ныклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак ул, менә шундый үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде. Киләсе елда да, Рәфис, Гөлия үрдәкләрегез күп булсын да, безне тагын өмәгә дәшәргә язсын. Уңышлар сезгә! 
Менә шундый булдыклылар тырышлыгы белән кош-кортлар да уңсын, халкыбызның йолалары да югалмыйча дәвам итсен! Балаларның гына түгел, оныклар күңеленә дә сеңәрлек булсын, киләчәктә дә онытылмасын, баетылсын иде алар.  
 
Гүзәл ФӘХРИЕВА-ЗАКИРОВА,  
Суык Чишмә авылы 
Фотолар Зәйнуллиннарның гаилә альбомыннан 
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 828 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.