RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 14:17
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Март » 11 » Бөгелмә районында тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бөгелмә районында тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты ачылды
11.03.2020bugulma-tat.ru
Бөгелмә районында тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Линар Закиров һәм “Бөгелмә үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы Рим Амеров катнашты. Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар арасында сәламәтлек саклау тармагы ветераны Эльмира Раил кызы Вәлиуллина да катнашты. Эльмира Раил кызы Чирково авылында 24 елдан артык фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән. Нәкъ менә ул, һава шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәмгә ашыккан. Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте, халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен аны «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле билгесе белән бүләкләделәр.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7513 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.