RSS канал
Пятница, 29.03.2024, 03:53
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 5 » Бөгелмә районының 14 яшь хоккейчысы утырган автобус Сарман районында авариягә очраган
Бөгелмә районының 14 яшь хоккейчысы утырган автобус Сарман районында авариягә очраган
05.01.2020bugulma-tat.ru
Бөгелмә районының 14 яшь хоккейчысы утырган автобус Сарман районында авариягә очраган
Яшь хоккейчыларны турнирга алып барган автобус Татарстанның Сарман районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

«Автобуста 16 кеше булган. Аларның ундүрте — Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең хоккей командасында уйнаучы балалар. Алар Сарманга турнирга барырга чыккан булган», - дип сөйләделәр шаһитлар.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче һәм яшь пассажирлар да зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына балаларның туганнары килгән һәм машинада өйләренә кайтарганнар.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Сарман районының Александровка авылы тирәсендә балалар утырган «ПАЗ» йөртүчесе «Лифан» җиңел машинасына юл бирмәгән дип хәбәр иткән иде. Һәлакәттә чит ил машинасының пассажиры зыян күргән.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1502 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.