RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 06:40
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Октябрь » 30 » Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә “Безнең пәйгамбәребез” дигән темага рәсем ясау бәйгесе булып узды.
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә “Безнең пәйгамбәребез” дигән темага рәсем ясау бәйгесе булып узды.
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә “Безнең пәйгамбәребез” дигән темага рәсем ясау бәйгесе булып узды.
Рәбигыль-әүвәл аеның сигезенче көнендә (25 октябрьдә) Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә якшәмбе көннәрдә “Ислам нигезләре” дәресләренә йөрүче балалар арасында “Безнең пәйгамбәребез” дигән темага рәсем ясау бәйгесе булып узды. Бәйгедә 5 яшьтән 14 яшькә кадәр булган 20 бала катнашты.

Конкурсны оештырганда сабыйларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, пәйгамбәребезгә (аңа Аллаһының рәхмәте булсын) һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелган иде.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлы һәм аның холкындагы әхлакый сыйфатлары белән танышкач, балалар иҗади эшкә керештеләр. Төп шартларның берсе – яшь рәссамнар Пәйгамбәрнең (с.г.в.) сурәтен ясарга тиеш түгел иде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урында – Алия Горбунова;
2нче урында – Мөхәммәд Галиев, Салмә Шәмсетдинова, Нурия Бәдретдинова;
3нче урында – Әмир Вәлиев.

Җиңүчеләргә дә, бәйгедә катнашучыларга да истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7634 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.