RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 02:05
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 26 » "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе"ндә -- яңа җитәкче
"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе"ндә -- яңа җитәкче
"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" ДАССУ коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибы вазифасына ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы нигезендә. Рим Рифович Амеров билгеләнде. Медицина хезмәткәрләре белән очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров катнашты.
Риф Амеров Санкт-Петербургта Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен «дәвалау эше» белгечлеге буенча (1994 ел) тәмамлый.
1994 - 1997 елларда - ординатор, 75 ВМЛ хирургия бүлеге башлыгы (Төньяк ВМФ).
1997 - 1999 елларда - Поляр шәһәрендә (Төньяк ВМФ) госпитальнең хирургия бүлеге башлыгы.
1999 - 2007 елларда - «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ табиб-урологы.
2007 - 2013 елларда - «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» ДАССУ район һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары.
2013 - 2015 елларда - "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" табиб-урологы.
2015 елның мартыннан - «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ баш табибы.
Татарстан Республикасының Атказанган табибы (2018 ел).
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1453 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.