RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 02:47
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Ноябрь » 29 » Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн.
29.11.2019bugulma-tat.ru
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 804 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.