RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 19:03
Телеграм Бугульма
Главная » 2011 » Декабрь » 28 » Бәйрәм алдыннан – өй туйлары
Бәйрәм алдыннан – өй туйлары
28.12.2011
татар

Төзүчеләр өчен эшнең тыгызлыгы ягыннан декабрь "иң кайнар” ай булып саналадыр, мөгаен. Афәрин, төзүчеләр, алар торак төзелеше буенча 2011 елга алган планнарны үтәп чыктылар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде, 27 декабрь күпләр өчен чын бәйрәмгә әверелде: "189 нчы төзү-монтаж поезды” җәмгыяте (җитәкчесе – Владимир Курченко) төзүчеләре шәһәргә Гоголь урамында 85 фатирлы 5 катлы бик шәп торак йорт тергезеп бирделәр. Муниципалитет аны шәһәребездә бик тә мөһим эш башкаручылар – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен төзетте. Төзүчеләр исә үзләренең җәмгыятьләре йөзенә тап төшермәс өчен барын да эшләделәр, йортны вакытында сафка бастыру өчен көнне төнгә ялгап дигәндәй тырыштылар.

2005 елдан башлап, республикабызда социаль ипотека программасы эшли башлады. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аның координаторы булып тора. Халык өчен мөһим программа эшли башлаганнан бирле Бөгелмә муниципаль районында җәмгысе 16 күп-фатирлы торак йорт сафка бастырылды, 941 гаилә фатирлы булды.

Менә кичә дә Бөгелмәдә  чын бәйрәм иде. 56 гаилә зур куаныч белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов кулыннан яңа фатир ачкычларын алдылар (рәсемнәрдә). Алар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның толлары, бюджет сферасы хезмәтчәннәре һәм ташламалы категориягә ия булган ике гаилә.

татар

Яңа йорттан ачкыч алган 8 ветеран арасында август аенда 90 яшен тутырган Габделәзәл бабай Шәрифуллин да бар иде. Сугышның беренче көненнән алып, аның соңгы сәгатенә кадәр фронтта булып, илгә Бөек Җиңү алып кайткан аксакалыбыз моңа бик тә лаек. Миңнебикә әби генә мондый куанычлы көнне күрә алмаган, бакыйлыкка күчкән икән (мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын).

Ачкыч алган икенче ветеран Александра Филиппова өчен бүген икеләтә бәйрәм икән, яңа фатирында ул үзенең олы юбилеен – 90 яшен бәйрәм итәчәк.

Җитәкчелек шәһәребез данын яклаган күренекле якташларыбыз турында да онытмаган. Авыр атлетика буенча спорт мастеры, 20 яшькә кадәрге кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге ярышларында I дәрәҗә дип-ломга лаек булган Алена Михалева да бу көнне яңа фатирлы булды.   

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы фатир хуҗаларын шушы куанычлы вакыйга уңаеннан, якынлашып килүче Яңа ел белән кайнар тәбрикләде һәм, йорт-ны вакытында тапшырганнары өчен төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, җәмгыять җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте… Илдус Касыймов алкышлар  астында бәхетлеләргә ачкычлар һәм бүләк – микродулкынлы мич тапшырды.

Ачкычларны кабул итеп алганнан соң 56 гаилә әгъзалары, чын хуҗалар булып, фатирларына таралышты.

Соңыннан якынлашып килүче Яңа елның символы Кыш бабай белән Кар кызы, "дилбегә”не үз кулларына алып, җыелган халыкның күңелен ачтылар.

Әлфия МОСТАФИНА.  
Руслан Җәләев фотолары.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 2514 | Добавил: RDJ | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.