RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 09:32
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 8 » Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч
Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч
08.12.2019bugulma-tat.ru
Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч
Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру — мөһим бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай дип белдерде.
Киңәшмә Татарстанда үсеп килүче буынның граждан-патриотик, этномәдәни тәрбиянең актуаль мәсьәләләре темасына багышланган. Рөстәм Миңнеханов милли сәясәт юнәлешендә Татарстанда зур эш башкарылганын әйтте.
«Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру концепциясенең яңа редакциясе расланды. 2019-2021 елларга стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында чаралар планы расланган. Дәүләт милли программа буенча үзгәрешләр әзерләнгән. Стратегиядә балаларда һәм яшьләрдә Россия халыкларына, рухи-әхлакый кыйммәтләренә хөрмәткә нигезләнгән милләтара аралашу культурасын булдыру бурычы актуальләштерелгән», — ди Президент.
Ул, шулай ук, Күп милләте Россия тарихына горурлык хисен, гомумроссия патриотизмын булдыру җәмгыять бурычы булганын искәртте. Шәхесне формалаштыруда гаилә зур роль уйнаганын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмаларының, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр клублары, милли-мәдәни, дини оешмалар потенциалы да зур. Утырыш та шушы темага багышланганын әйтте.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов чыгыш ясады.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 726 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.