RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 15:55
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 15 » Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык.
Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык.
Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык.
ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел пандемия белән бәйле рәвештә яшелчәләрне сату мөмкинлеге өчен борчылганы турында әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Санитар-эпидемиологик чикләүләр булуга карамастан, без үзебезнең продукцияне үстерә алуыбызга ышандык. Барыннан да бигрәк, без аны сата алуыбыз өчен борчылган идек. Бәхеткә, бүген барлык сату каналлары да ачык. Ярминкәләр эшен башлады. Эре сәүдә челтәрләре, шул исәптән күпләп сатучылар белән көндәлек очрашулар үткәрәбез. Хәзер яшелчә продукциясен сату белән бәйле проблема күренми», — диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, бүгенге көнгә 37 мең тонна бәрәңге һәм 16 мең тонна башка яшелчә алынган. Барлыгы 1,2 млн тонна бәрәңге һәм 340 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла.

«Татарстан халкын карабодай белән тәэмин итү өчен елына 15,5 мең тонна ярма кирәк. Бүгенге көндә республикада 16,5 мең гектар җирдән 17,5 мең тонна карабодай суктырылды. Уңдырышлылыгы гектарына 11,6 центнер тәшкил итте», — диде Марат Җәббаров.

Кырларда бәрәңге һәм башка яшелчә алу дәвам итә. Бу эш белән махсуслаштырылган хуҗалыклар шөгыльләнә. Шулар арасында министр «Сервис Агро», «Вятские зори», «Нармонка» оешмаларын һәм «Давлетов Н.Г.» күмәк фермер хуҗалыгын атады.

«Татарстанлыларны яшелчә һәм карабодай белән тәэмин итүдә кыенлык булмас», — диде Марат Җәббаров.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7736 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.