RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 17:07
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 25 » «Бегишево» аэропорты 640 млн сумга яңартылачак.
«Бегишево» аэропорты 640 млн сумга яңартылачак.
25.09.2020tatar-inform.ru
«Бегишево» аэропорты 640 млн сумга яңартылачак.
Татарстанда «Бегишево» аэропортына «Камдорстрой» компаниясе ремонт ясаячак. Аның өчен 640 млн сумга якын акча сарыф ителәчәк. Киләсе ел ахырына кадәр эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Бегишево» аэропорт комплексын реконструкцияләү» объекты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 638 854 645 сум 92 тиен тәшкил итә, шул исәптән НДС», — дип хәбәр ителә документларда.

«Бегишево» территориясендә яңа патруль автоюлы барлыкка киләчәк, юлларны һәм мәйданчыкларны төзекләндерәчәкләр, шулай ук аэропортның инженерлык челтәрләре белән бәйле эшләр башкарачаклар.

Ремонт өчен акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 8034 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.