Белгечләр коронавирустан сакламый торган битлекләр турында аңлатты.
03.11.2020https://tatar-inform.tatar

Күп тапкыр куллана торган битлекләрне вакытында юып тормаган очракта, алар яңа коронавирус инфекциясеннән сакламаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, КДМУның фтизиопульмонология кафедрасы мөдире Александр Визель сөйләде.
«Мине менә шушы матур битлекләр борчый, чөнки балаларның шуларны киясе килә. Миндә алар һәр балага өчәр данә — өйгә кайту белән битлекне шунда ук кер юу машинасына югары температуралы режимга салу өчен шулай кирәк. Югыйсә бу битлек коткара торган чара түгел, ә индуктор булып тора. Битлек бер тапкыр кулланыла торган булырга тиеш», — дип искәртте спикер.
Пульмонолог раслаганча, битлек-респиратор ике клапаны булганда гына нәтиҗәле эшли. Андый битлек киючене дә саклый һәм башкалар зарарлануга да юл куймый. Табиб АКШтагы чит ил коллегалары тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда җәмәгать урыннарында бер клапанлы респиратор өстеннән гадәти саклагыч битлек кияргә мәҗбүр итәләр. Бу башка кешеләрне вирус эләгүдән саклый.
Шулай ук бер тапкыр кулланыла торган саклагыч битлекләрне вакытында ыргытырга кирәк, югыйсә аларның нәтиҗәлелеге бетә.
«Битлек дөрес кулланылмаган очракта, инфекция тарату предметы булырга мөмкин», — дип йомгаклады Александр Визель.

- Новый форум
- Любимый учитель
- А воды уж весной шумят
- Первая газета в Карабаше
- К 2011 году "Газпром" построит в России 678 спортивных объектов для детей
- В Бугульме на вокзале задержаны наркокурьеры
- С 8 марта милые дамы!
- Есть вопросы у избирателей? Здесь ответят на любой...
- Порядок зависит от всех
- В аэропорту «Бугульма» обсуждали безопасность полетов