RSS канал
Суббота, 20.04.2024, 06:07
Телеграм Бугульма
Главная » 2012 » Сентябрь » 30 » Бездән башка кем эшләр?
Бездән башка кем эшләр?
30.09.2012
Бездән башка кем эшләр?
"Сосновый бор” шифаха­нәсендә Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре очрашты. "Aктивлар мәктәбе – 2012”дә 37 районнан 70кә якын актив авыл яшьләре катнашты.


Беренче көнне яшьләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында пленар утырышта катнашты. Бер­ләшмә рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм вәкилләр еллык эшчәнлекләренә йомгак ясап, киләчәккә максат-планнар билгеләде. Авыл яшьләре бе­лән "ТРның яшьләр оешмалары советы” төбәк иҗти­магый оешмасының җитәкче урынбасары Руфия Мөхәммә­диева да очрашты.

Өч көн дәвамында яшьләр шәхси лидерлык сыйфатларын, һөнәри осталыкларын, коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән төрледән-төрле тренингларны үтәргә тиеш булды. Яшьләр өчен кызыклы да, файдалы да булган әлеге чараларны Европа Советы җибәргән остазлар үткәрде. Башта яшьләр коллективта эшләр өчен нинди сыйфатларга, күнекмәләргә ия булу кирәклегенә төшенде. Төрле уеннар, чаралар уздырылды. Араларында гомумкешелек кыйм­мәтлә­рен билгеләүче һәм максатчанлыкны арттыруга юнәлтелгәннәре дә бар иде.

Аннан соң яшьләр яхшы эшләр өчен үзеңдә нинди хо­лык-сыйфатларын булдырыр­га кирәк икәнлеген белделәр. Егет-кызлар тормышта шактый еш очрый торган конфликтлы ситуацияләрне анализлады, үз фикерләрен белдерергә ашыкты. Катнашучыларны баштан ук 3 төркемгә бүлеп, һәркай­сына куратор билгеләнгән иде. Һәр кич саен, барлык тренинглардан соң яшьләр бергә җыелышып, узган көнгә анализ ясады. Аларда күпме энтузиазм һәм көч барлыгына исем китте. Төн уртасы булуга карамастан, ник араларында йокымсырап утыручы булсын! Бөте­несе сөйләшүдә актив катнашты, фикерләре белән бүлеште.

Ябылу кичәсенә җыелган авыл яшьләре актив та, креатив та, талантлы да, юмор хисе дә барлыгын дәлилләде. Егет-кызлар берничә төркем­гә бүленеп, иҗади номерлар әзерләгән. Гармунга кушылып җырлау, бию, кызыклы пантомималар бергә үрелеп барды. Ахырда аларның һәркайсына "Активлар мәктә­бе – 2012”дә уку узганлыгы турында сертификат тапшырылды.

"Активлар мәктәбе –2012” укуларында булып кайтканнан соң, авылның киләчәге шушы яшьләр кулында дигән фикергә килдем. Миңа калса, әлеге чаралар аларга актив тормыш позицияләрен үстерергә ярдәм итә. Бу мәктәп быел өченче тапкыр үз ишек­ләрен ачты. Алга таба да эшен дәвам итәчәк.

Катнашучылар белән аралашу вакытында мин берничә тапкыр "Бездән башка бу эшләрне кем башкарсын?”, "Авылның киләчәге яшьләр кулында” дигән фи­керләрне ишеттем. Бу сүзләр катнашучыларның һәм оештыручы­ларның девизы булып калсын иде.

Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА,
КФУ студенты
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 2307 | Добавил: рома | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.