“Безне ни өчен роботлар алыштырмый” мәгълүмат сәгате
13.11.2019http://bugulma-tat.ru

Укучылар игътибарына китапханәче узган гасырдагы кер юу тактасы, счетлар, ятьмә сумка (үргән сумка), лупа, ком сәгатьләре белән таныштырды, балалар бердәм рәвештә хәзерге заман кешеләренең әлеге предметлар урынына нәрсәләр белән файдаланулары турында җавап бирделәр. “Акыллы машиналар”ның нәрсә икәнен аңладылар, аларның көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә кирәк булуын билгеләделәр. Укучылар сорауларга җавап эзләп, “Мин – Робот”, “Моны бер минут эчендә эшлә” дигән иҗади конкурсларда катнаштылар. АиФ энциклопедияләрендә робот төзү турындагы сорауларга җаваплар эзләделәр. Роботлар безне алмаштыра алырмы - юкмы дигән иң мөһим сорауга барлык сыйныф белән җавап бирделәр, мисаллар китерделәр, кеше катнашуында, аңлау һәм иҗади якын килү таләп ителә торган һөнәрләрне атадылар, роботлар барыбер дә барысын да булдыра алмаячаклар дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әнисә САМУЧЕНКОВА,
Карабаш китапханәсе мөдире
Автор фотосы
Әнисә САМУЧЕНКОВА,
Карабаш китапханәсе мөдире
Автор фотосы
- Уборка началась
- Интернет в библиотеках
- Полку академиков прибыло
- Для поддержки населения
- В Бугульминском районе приняты все меры для предупреждения проникновения африканской чумы свиней
- Звонки в редакцию БГ
- Награждение лучших студентов
- Афиша празднования дней республики Татарстан и города
- 12 Июня - День России
- Дело рук, тепло души