RSS канал
Четверг, 02.05.2024, 01:00
Телеграм Бугульма
Главная » 2012 » Январь » 14 » Безнекеләр – финалда
Безнекеләр – финалда
14.01.2012
хоккей

Бөгелмә шәһәрен республикада гына түгел, Россия күләмендә дә яхшы беләләр.  Мәсәлән, безнең данлыклы якташыбыз, җырчы Алсу, егетләрне дә көнләштереп, штанганы "эһ” тә итмичә күтәреп, дөнья рекорды куйган Светлана Шимкова һәм башкалар. Менә тагын бер яңалык, безнең "Арслан” хоккей командасының 2000 һәм 2001 елгы яшүсмерләр командалары Россия беренчелегендә (Идел буе төбәкләре) катнашу бәхетенә ирешкән. "Арслан–2000” командасы инде иң көчле тугыз команда арасында уйный, ә менә "Арслан–2001” командасына исә финалга чыгу һәм киләсе сезонның "А” төркеменә керү өчен күп көч түгәргә туры килгән.

Хоккейчыларга максатларына ире-шү өчен ярышның ике этабын узарга кирәк булган. Уеннарның беренчесе – Бөгелмәдә, икенчесе Казанда үткән.

Беренчесе көзге каникул вакытында иде. Безнең уенчыларыбыз бу ярышларда, "Нефтехимик” (Түбән Кама), "Девон” (Баулы), "Волна” (Казан), "Южный Урал” (Орск) хоккей командаларын җиңеп, 12 очко җыюга ирешкән һәм алдагы этапка үтү юлламасын алган.

Икенче этап яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткәрелгән. Анда Бөгелмә командасы башка төркемчә уенчылары белән көч сынашкан. Нәкъ менә шушы уеннар нәтиҗәсе буенча иң көчле ике команданың финалга чыгуы билгеләнә.

Бу уеннар вакытында "Арслан–2001” командасы "Торпедо” (Түбән Новгород), "Ижсталь” (Ижау), "Ак Барс-2” (Казан), "Сокол” (Яңа Чебоксар) һәм "Лидер” (Ульяновск) командалары белән очрашкан. Аларның һәрберсе үз максатларына ирешер өчен көндәшләренә каршы нык торган. Шуңа да карамастан, безнең Бөгелмә хоккейчылары, башкалар белән чагыштырганда, осталыклары, бердәмлекләре һәм җиңүгә омтылышлары белән аерылып торган һәм дүрт команданы җиңүгә ирешкән, ләкин бер уенны буллитлар саны буенча оттырган. Шулай итеп, "Арслан–2001”гә, икенчелекне алып, сезонның төп бүләге – финалда көч сынашу насыйп булган.

Безнең яхшы уенчылар исемлегендә – Иван Казаков, Артем Давыдкин, Никита Чеков һәм Әмир Гәрәев. Турнир нәтиҗәләре буенча Иван Казаков – иң яхшы һөҗүмче, ә Әмир Гәрәев, капкага тугыз шайба кертеп, алты гол пасы тапшырып, иң яхшы бомбардир дип танылган.

Команданың уңышында, әлбәттә, тренерлары Илдус Шәйхетдинов һәм Сергей Азабинның роле зур.

"Арслан–2001” командасы финалда Татарстанның һәм Идел буе регионнарының иң көчле командалары "Ак Барс” (Казан), "Нефтехимик” (Түбән Кама), "Нефтяник” (Әлмәт), "Лада” (Тольятти), "Спартак” (Йошкар-Ола), "Крис-талл” (Саратов) һәм "Торпедо” (Түбән Новгород) белән көч сынашачак. Яшь спортчыларыбызга финал уеннарында уңышлар теләп калабыз.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА
Бөгелмә авазы
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 2571 | Добавил: RDJ | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.