Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән.
06.07.2020tatar-inform.tatar

Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан тешләгән. Болар барысы да Казан кешеләре. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
Безнең токсикология үзәгендә кулын елан тешләгән кыз дәваланды, без аны узган атнада хастаханәдән чыгардык, үткән шимбә көнне ир белән хатын китерелде. Хатын-кызның аягын, ир-атның кулын тешләгән. Республика балалар клиник хастаханәсенә аягын елан тешләгән биш яшьлек кечкенә кыз китерелгән», — диде баш токсиколог.
Ул кара елан агуы аксымнар комплексыннан торганын, аның артериаль, лимфа кан тамырлары җитди ялкынсынуына китергәнен искәртте.
«Беренче ике-өч сәгатьтә пациентның тешләнгән урыны бик каты шешә, шеш сизелеп торачак, шул җир кайнар булачак. Хәл бик китәргә, кан басымы төшәргә мөмкин. Зыян килгән аяк яки кулда кан оеша. Агу үзе, дөрес дәвалаганда, үлемгә китерми, ләкин гәүдәнең муен, җилкә өлешләре тешләнсә, шеш аркасында сулыш алу кыенлашырга, тын бетәргә мөмкин», — дип белдерде Алия Насыйбуллина.
- На радость первоклашкам
- На ярмарке цены прежние
- Справочные бюро на территории Волго-Камского региона КбшЖД подключены к Единому Информационному Сервисному Центру ОАО «РЖД»
- Победа в конкурсе "Шрингара"
- Парад курсантов
- И селу нужен профсоюз
- Бугульма - город без жестокости к детям
- В Бугульме - антикризисные меры.
- И угостили кнедликами
- Победы на борцовском ковре