RSS канал
Вторник, 16.04.2024, 19:19
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Август » 4 » Быел Татарстанның тугыз районында ГТО комплекслары ачыла.
Быел Татарстанның тугыз районында ГТО комплекслары ачыла.
Быел Татарстанның тугыз районында ГТО комплекслары ачыла.
Быел Татарстанның тугыз районында ГТО комплекслары барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Чирәмдәге хоккей үзәгендә узган брифингында республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында, Татарстанның тугыз районында «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплекслары җиһазландырылачак. Шул рәвешле, быел сентябрьдә Азнакай, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Әтнә, Ютазы, Питрәч районнарында спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Бүген районнарда шул спорт мәйданчыкларының нигезләре әзерләнә», — диде министр.

Владимир Леонов әйтүенчә, ГТО комплекслары спорт объектлары һәм белем бирү учреждениеләренә якын булган, кеше күпләп йөри торган урыннарда урнашкан. «Бу барлык халык категорияләренә спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы булсын өчен эшләнә», — диде.

Министр Татарстанда 11 меңнән артык спорт корылмасы булганын әйтте. 2020 елда барлык төзелеш программаларын исәпкә алып, спорт инфраструктурасын үстерүгә 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген инде 2021 елга программа формалаштырыла.

«Спорт — тормыш нормасы» илкүләм проекты буенча, быел республикада 773,6 млн сумлык эшләр башкарылачак, шул исәптән 590 млн сум — федераль казнадан.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7862 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.