RSS канал
Пятница, 04.12.2020, 14:19
Главная » 2020 » Ноябрь » 4 » Covid-19 сәбәпле, Россиядә антибиотиклар куллану артуы турында кисәттеләр.
Covid-19 сәбәпле, Россиядә антибиотиклар куллану артуы турында кисәттеләр.
Covid-19 сәбәпле, Россиядә антибиотиклар куллану артуы турында кисәттеләр.
Covid-19 коронавирусы пандемиясе башлангач Россиядә антибиотик куллану артты. Әмма вируслы инфекция вакытында аларны эчүдән файда юк. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм оештыру һәм сәламәтлеккә куркыныч янау очраклары белән идарә итү департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Кызганычка, антибиотиклар вазгыяте бик катлаулы, чөнки аларны куллану артты. Әмма коронавирус инфекциясе вакытында антибиотик куллану — ул файдасыз», — диде министрлык вәкиле.

Аның сүзләренчә, антибиотик куллану арту аларга бирешми торган бактерияләр артуына китерергә мөмкин.

Алдан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы һәм Сеченовский университетының пульмонология кафедрасы мөдире Сергей Авдеев табиблар коронавирус белән авыручыларга еш кына антибиотик билгеләүләренә игътибарны юнәлтте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 292 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.