RSS канал
Пятница, 19.04.2024, 15:10
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Февраль » 2 » Электрон паспортлар нинди булачак .
Электрон паспортлар нинди булачак .
02.02.2020bugulma-tat.ru
Электрон паспортлар нинди булачак .
Банк картасын хәтерләткән документта чит ил паспортындагы кебек чип булачак.
Россия гражданинының электрон паспорты хәзерге чит ил паспортындагы кебек чиплы банк картасын хәтерләтәчәк. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе полиция генерал-майоры Валентина Казакова сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.
Карточкада фотография, фамилия, исем һәм атасының исеме, туган көне һәм туган урынын күрсәтү планлаштырыла. Чипта бу мәгълүмат булачак, дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Моннан тыш, Валентина Казакова сүзләренчә, «чипка бармак эзләре, фоторәсемнәр һәм төрле белешмәләр: яшәү урыны буенча теркәлү, СНИЛС, бәлки, машина йөртү хокукы һәм башкалар керәчәк».
Цифрлы паспортларны кертүнең төгәл сроклары билгеләнмәгән, чөнки Эчке эшләр министрлыгы әлегә яңа документны эшли генә.
«<…> бу акрын күчеш, Россия гражданнары теләге буенча акрынлап алыштыру булыр дип көтелә», — дип ышандырды Казакова һәм электрон паспортның мәгълүмати ресурслардан файдалану һәм дәүләт хезмәтләрен алу өчен, шулай ук электрон имза алу өчен уңайлы булачагын өстәде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның җәендә Россиянең шул чактагы Премьер-министры Дмитрий Медведев 2023 елда электрон паспортларга күчүне рөхсәт итте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 1523 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.