Эльмира Зарипова: Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып тора.
22.06.2020tatar-inform.tatar
Россия Конституциясенә балалар турында кайгыртуның өстенлеген беркетүче төзәтмәләр бары тик уңай реакция генә тудыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шундый фикерне белдерде.
«Җәмәгатьчелекнең берсүзсез уңай реакциясен тудырган норма — ул балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге булып тора дигән сүз. Димәк, дәүләт аларның һәрьяклы рухи, әхлакый, интеллектуаль үсешенә ярдәм итәчәк», — диде министр.
Моннан тыш, Конституциядә дәүләт гаилә тәрбиясенең өстенлеген тәэмин итә һәм бала ата-анасыз калган очракта, тәрбияләү бурычын үз өстенә ала, дип күрсәтү күздә тотыла.