RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 20:53
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 13 » Әгерҗе районында быел армиядән кайткан егетләр сайлауга солдат киеменнән килгән.
Әгерҗе районында быел армиядән кайткан егетләр сайлауга солдат киеменнән килгән.
Әгерҗе районында быел армиядән кайткан егетләр сайлауга солдат киеменнән килгән.
Бүген Татарстанның Әгерҗе районы Яңавыл егетләре 485нче сайлау участогына солдат формасыннан килде. Биш егет тә әле быел җәй генә армиядән кайткан, дип хәбәр итә agryz-rt.ru

«Армиядә хезмәт иткән чаклар әле кичә генә кебек. Мине узган ел иң беренче булып озаттылар, туган якларга да иң беренче булып кайттым. Дусларым, сыйныфташларымның һәрберсен солдат киеменнән каршы алдым. Хәзер дә бәйрәмнәрдә бергә җыелганда формаларны кияргә тырышабыз, армия хәлләрен искә төшерәбез», — диде Ранис Муллахмәтов.

Ул Кировта Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сыйныфташы Данис Ханнанов — Алтай краенда мотоукчылар, дусты Данил Харисов Мәскәү өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәгән. Узган ел алар белән бер чакырылышта армия сафларына алынган игезәк егетләр Руфат белән Рифат Вилдановлар да Данил кебек Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән.

Сайлауга килүләренең төп сәбәбе итеп алар Яңавылны төзек, матур итеп күрәсе килүләрен атадылар. Шулай ук яшьләр өчен торак алуда уңай шартлар, лаеклы хезмәт хакы булсын иде дигән теләкләрен дә җиткерделәр.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7860 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.