RSS канал
Воскресенье, 12.07.2020, 09:05
Главная » 2020 » Январь » 4 » «Яңа ел» профилактик операциясе
«Яңа ел» профилактик операциясе
04.01.2020bugulma-tat.ru
«Яңа ел» профилактик операциясе
2019 елның 1 гыйнварыннан 27 декабренә кадәр 161 янгын теркәлгән (АППГ-161 белән чагыштырганда, 7,45%), янгыннарда 8 кеше һәлак булган (АППГ белән чагыштырганда 60%), 4 кеше җәрәхәтләнгән (-55,56%).
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан 2019 - 2020 елгы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларын уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 5 декабрендәге 1103 номерлы карары белән, 2019 елның 20 декабреннән, 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Учреждение җитәкчеләре мәдәни-массакүләм чаралар (кичәләр, спектакльләр, Яңа ел чыршылары) уздырганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы.
Янгынга каршы махсус режим чорында полиция хезмәткәрләре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре арасыннан патруль төркемнәре эше оештырылды, билгеләнгән мәйданчыклардан тыш пиротехник эшләнмәләр куллануны ачыклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга карата гамәлдәге кануннар нигезендә чаралар кулланылачак.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 377 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.