RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 20:09
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 21 » “Якыныңа җылылык бүләк ит”
“Якыныңа җылылык бүләк ит”
“Якыныңа җылылык бүләк ит”
Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Якыныңа җылылык бүләк ит” хәйрия акциясе игълан ителде.

Бу көннәрдә Бөгелмә мөхтәсибәтендә социаль әһәмиятле проект – «Якыныңа җылылык бүләк ит» хәйрия акциясе старт алды. Аның кысаларында барлык теләүчеләр халыкның мохтаҗ катламнарына: ятимнәргә, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә һ.б. кием-салым һәм аяк киеме тапшыра алачак. Хәзерге вакытта 35 аз керемле гаилә хәйрия ярдәме алды.

Шунысы игътибарга лаек, акция мохтаҗларга конфессиональ һәм милли үзенчәлекләренә карамастан ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Җәйге, кышкы, язгы, көзге кием һәм аяк киемнәре барлык яшьтәге кешеләр өчен Бөгелмәдә «Эссен» гипермаркетында кабул ителә. Анда чиста әйберләрне калдырырга мөмкин булган махсус бокс урнаштырылган.

Ә киемнәрне бирү пункты исә Бөгелмә мәчетендә эшли. Мөхтәсибәт белгечләре әйберләрне эшкәртә һәм сортларга аера. Киемнәр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә таратыла.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сезнең һәркайсыгыз бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар өс киеме һәм аяк киемнәренә сорау зур. Барлык сораулар белән 8 (85594) 4-16-98, +7 (900) 322-62-91 телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Яшермә, чөнки (Ул сиңа бирергә мөмкин булганны) Аллаһы да яшерәчәк, үз мөмкинлегеңә карап (Аллаһы юлында) юмарт бул”.

Аллаһы Тәгалә безнең изге гамәлләребезне кабул итсә иде!
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 937 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.