RSS канал
Четверг, 25.04.2024, 02:06
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 31 » “Ялкын” приюты балалары Яңа ел ялларында бушлай мәдәният һәм спорт учреждениеләренә барачаклар
“Ялкын” приюты балалары Яңа ел ялларында бушлай мәдәният һәм спорт учреждениеләренә барачаклар
31.12.2019bugulma-tat.ru
“Ялкын” приюты балалары Яңа ел ялларында бушлай мәдәният һәм спорт учреждениеләренә барачаклар
“Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүче балаларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, приютның попечительләр советы рәисе Линар Закиров исеменнән Яңа ел каникуллары вакытында мәдәният һәм спорт объектларына бару өчен социаль билетлар тапшырылды.

28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр балалар бушлай боз сараена, “Чаңгы базасы” спорт комплексына, “Юность” спорт комплексына, “Факел” спорт комплексына, шулай ук туган якны өйрәнү музеена һәм Ярослав Гашек музеена бара алалар. Акциянең төп бурычы - балаларны савыктыру һәм каникуллар вакытында баланың шәхесен үстерү өчен шартлар тудыру.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 988 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.