RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 15:54
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Февраль » 24 » Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
24.02.2020bugulma-tat.ru
Яшь бөгелмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы узды.

Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук әти-әниләр катнашты. Тантанада катнашучылар игътибарына викторина тәкъдим ителде, анда гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк иде.

Яшь гражданнарны тормышындагы мөһим вакыйга белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев котлады. Ул яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән йөртүләрен, Ватаныбызның патриотлары булуларын теләде һәм тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды.
Чарада шулай ук Бөгелмә районы Эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Татьяна Маркова һәм Яшь гвардия җитәкчесе Ринат Дусаев катнашты. Барлык катнашучылар өчен дә укучылар Сараеның вокал коллективы башкаруында музыкаль котлау яңгырады.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 6469 | Добавил: news | Рейтинг: 5.0/1
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.