Кәҗә сөте сәламәтлек өчен нык файдалы!
25.11.2019https://kiziltan.rbsmi.ru

Сөяк сынганнан соң, кәҗә сөте сөяк тукымаларының тизрәк ялгануына булыша. Кәҗә сөтендә тимер сыер сөтендәгедән 1,5 тапкыр күбрәк, ул өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә. Аллергиядән тилмерүчеләр кәҗә сөтен курыкмый эчә ала. Анда аллергия китереп чыгаручы альфа-1s-казеин матдәсе юк.
Кәҗә сөтендә лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала. Кәҗә сөте аксымын организм тулысынча үзләштерә. Кәҗә сөте ашказаны согы кислоталылыгын нейтральләштерә. Ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте кискенләшкәндә файдалы. Псориаз борчыганда, кәҗә сөтен талгын утта 2-5 минут кайнаталар. Аннан икенче савытка бушаталар. Кәстрүл кырыйларына ябышып калган элпәне зарарланган урыннарга сөртергә була. Кәҗә сөтендә йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы" төркеме.
- Любимый учитель
- Воздушные ворота нефтяного края
- Самолет из Бугульмы вернулся в аэропорт через 40 минут после вылета
- Магдеев Н.Г. назначен министром лесного хозяйства РТ
- И танцпол, и аквапарк
- Милиционеры Бугульмы отчитались о 100-процентой раскрываемости убийств
- Не нарушай и спи спокойно
- В Бугульме прошел очередной футбольный матч республиканского чемпионата
- Бугульминского гимназиста наградили в Госсовете Татарстана
- Каникулы - при мечети

