RSS канал
Вторник, 19.03.2024, 05:28
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Сентябрь » 22 » «Казан фәрештәсе» дип танылган Регина Иванова Казанда кечкенә кешеләр съездын уздырды.
«Казан фәрештәсе» дип танылган Регина Иванова Казанда кечкенә кешеләр съездын уздырды.
«Казан фәрештәсе» дип танылган Регина Иванова Казанда кечкенә кешеләр съездын уздырды.
Казанда ахондроплазиядән җәфа чигүче Идел буе төбәгендә яшәүче кешеләрнең беренче съезды узды. Аны «Иман нуры» мәчетенең хәйрия бүлеге җитәкчесе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җәмәгать ярдәмчесе - «Фәрештә Регина» буларак билгеле Регина Иванова үткәрде.

«15 кеше җыю планлаштырылган иде, әмма ун кеше генә килде. Кызганыч, биш кеше килә алмаган. Миңа калса, алар ояладыр, мондый очрашуга әзер түгелләрдер. Кунаклар өчен «Иман нуры» мәчете ярдәмендә бик зур программа оештырылган иде.    

Чит шәһәрләрдән килгән кешеләрнең яшәве өчен без түләдек, кешеләргә Казанга килергә генә кирәк иде. Үзеңне психологик яктан сынап карау һәм синең кебек кечкенә үсештәге кеше белән очрашу җиңел түгел», - дип сөйләде чараны оештыручы «Татар-информ»га.

«Съезд бер көн дәвам итте. Без танышу өчен тренинг уздырдык, Казан буенча ике катлы автобуста йөрдек, аннары «Дөнья тирәли» күзәтү каруселеннән кошлар очышы биеклегеннән шәһәрне карадык. Ахырда боулингка киттек. Без барыбыз да бик дус булдык», - дип кичерешләре белән уртаклашты Регина.

Регина Ивановага хәзер 31 яшь, аның буе – 1 метр 16 сантиметр. «Иман нуры» мәчетендә ул хәйрия юнәлеше белән җитәкчелек итә: балалар өчен театрларга, циркка, экскурсияләргә билетлар, бәйрәмнәргә бүләкләр алып килә. Гадәти булмаган тышкы кыяфәте һәм оптимизмы өчен нәниләр Казанда яшәүче хатын-кызны «Фәрештә Регина» дип атыйлар.

Регина үзенең остазына, җитәкчесе һәм укытучысы Нияз хәзрәт Закировка чит шәһәрләрдән килгән кунакларны тукландыруны оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Алар өчен Казанда хостел бүлмәләре броньланган булган. Шулай ук очрашуда катнашучыларга шәһәр буйлап хәрәкәт итәргә булышкан «Кайгырту» автоволонтерларына да рәхмәтле калуларын әйтте.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7889 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.