RSS канал
Суббота, 27.04.2024, 06:51
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июль » 16 » КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде.
КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде.
КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде.
Татарстанда июль ахырындагы һава торышы турында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Айның соңгы декадасында температура фоны климатик нормадан түбән булмаячак. Әгәр атна дәвамында температура төшү фаразланса, моңыннан соң тагын җылы булачак», — дип сөйләде Юрий Переведенцев, шулай ук республикага кабаттан эссе һава торышы килү ихтималын да әйтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда салкын фронт узу сәбәпле давыллар булу ихтималы да бар.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә республика территориясендә яшеннәр көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз явырга ихтимал. Төнлә һава температурасы +17…+22 градусов, көндез +27…+32 градус булачак.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7806 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.