RSS канал
Воскресенье, 29.03.2020, 02:15
Главная » 2020 » Февраль » 23 » Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле шәһәребез кунаклары!
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле шәһәребез кунаклары!
23.02.2020bugulma.tat.ru
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Кадерле шәһәребез кунаклары!
23 февраль, илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган сугышчыларның тарихи хәтеренә хөрмәт йөзеннән, миллионлаган кешеләрне берләштерә. Бу көн, чын мәгънәсендә, бөтенхалык бәйрәме булып тора, бөгелмәлеләрнең күп кенә буыннары өчен дәүләтебезнең көчен һәм куәтен, үз Ватаныңа мәхәббәт һәм тугрылык, үз гаиләңне кайгырту һәм яклау сәләтен чагылдыра.

Бүген погон йөртүчеләрне генә түгел, Ватан хакына эшләүче, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның иминлеге хакына тәвәккәл гамәлләргә әзер булган барлык патриотларны да котлау кирәк.

Барыгызга да үз йортыгызның, гаиләгезнең, илегезне, туган шәһәрегезнең чын саклаучылары булуыгызны телим. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!
 
Линар Закиров,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 269 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2020 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.