RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 21:04
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Январь » 1 » Хөрмәтле бөгелмәлеләр, кунакчыл гүзәл шәһәребез кунаклары!
Хөрмәтле бөгелмәлеләр, кунакчыл гүзәл шәһәребез кунаклары!
Хөрмәтле бөгелмәлеләр, кунакчыл гүзәл шәһәребез кунаклары!
Узып баручы ел Бөгелмә муниципаль районы өчен нәтиҗәле һәм бик күп якты вакыйгаларга гаять бай булды. Шәһәр үсеше өчен әһәмиятле булган, анда гомер итү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күп бурычлар хәл ителде. Бөгелмәнең социаль өлкәгә, юл хуҗалыгына, Бөгелмәнең архитектур кыйфәтенә кагылышлы мөһим проектлар эшләнде.
Без социаль һәм икътисадый үсешнең югарырак баскычына күтәрелергә омтылдык. Ирешкән  казанышлар – предприятиеләрнең тотрыклы эшләве, җитәкче кадрларның компетентлыгы, депутатларның һәм бар бөгелмәлеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе ул.    
 Безнең шәһәр милли проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, әле берничә ел дәвамында федераль бюджеттан акча средстволары җәлеп ителәчәк.Дистә елдан артык инде шәһәребездә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программалары эшли, бу – объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау. 2020 елда без иң киң масштаблы “Безнең ишегалды” программасына керешәчәкбез. Ул өч елга исәпләнгән, 272 ишегалдын ремонтлау күздә тотыла.    
   Алдагы елда безне һәркемгә кагыла торган тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгалдар көтә: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Бөгелмәлеләр бу юнәлештәге чараларда актив катнашырлар, хезмәттәге казанышлары һәм яңа проектлары белән шәһәр үсешенә өлеш кертүне дәваам итәрләр дип уйлыйм. 
 Кадерле дуслар! Сез туган Бөгелмәбез хакына, вакытыгыз белән хисаплашып тормыйча, дәрт-дәрманыгызны кызганмыйча көч саласыз. Туган шәһәрен чын күңелдән яраткан һәм бөгелмәлеләргә хас уникаль ныклыкка ия булган кеше генә шулай эшли аладыр дип уйлыйм.  
 Яңа ел үзегез һәм якыннарыгыз өчен матур хыялларга, игелекле эшләргә бай, юмарт ел булсын, ә бәйрәмнәр тормышыгызга шатлык, күңел күтәренкелеге, рухи канәгатьлек, муллык һәм матур үзгәрешләр алып килсен!
Яңа ел белән, Бөгелмә! Яңа бәхетләр сезгә!
 Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 993 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.