RSS канал
Вторник, 23.04.2024, 10:33
Телеграм Бугульма
Главная » 2020 » Июнь » 15 » Киләсе атнада Татарстанда җылытачак .
Киләсе атнада Татарстанда җылытачак .
15.06.2020tatar-inform.ru
Киләсе атнада Татарстанда җылытачак .
Киләсе атна башында Татарстанда янә җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 15 июньдә республикада температура күтәрелә башлый. Төнлә һава температурасы +3...+8 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез +19,+24 градус җылы булачак.

Алмашынучан болытлы һава булачак. Явым-төшем көтелми диярлек. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төбәк буенча урыны белән томан төшәчәк.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, көннәр җылытачак. Сишәмбе, 16 июньдә, төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез 22-27 градус җылы булачак. Явым-төшем юк диярлек.

Чәршәмбе, 17 июньдә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен дә булырга мөмкин. Яшен вакытында секундына 15-18 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15 градуска кадәр җылы булачак, көндез - +23...+28 градус.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 7584 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.