RSS канал
Четверг, 28.03.2024, 15:04
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 15 » Киләсе атнадан ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чаралар башлана
Киләсе атнадан ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чаралар башлана
15.12.2019bugulma-tat.ru
Киләсе атнадан ТАССРга 100 ел тулуга багышланган чаралар башлана
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада “Казан-экспо” күп функцияле күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чараларга старт бирә. ТАССРга 100 ел тулу датасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә билгеләп үтелә, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

Бу вакыйгага әзерлек инде 2015 елда ук башланган. Киләсе елда, ягъни, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел тулу елында тантаналы чаралар республикада гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм хәтта татарлар күпләп яшәгән чит илләрдә дә оештырыла.

Лилия Галимова сөйләгәнчә, ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Милли китапханә, Казанның боҗра юлы ачылачак, Алафузов театры бинасы төзекләндерелеп файдалануга тапшырылачак. Гомумән, киләсе елда башкарылачак барлык зур эшләр ТАССРга-100 ел шигарендә үткәрелә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 900 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.