RSS канал
Пятница, 26.04.2024, 17:10
Телеграм Бугульма
Главная » 2019 » Декабрь » 2 » Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты
Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты
02.12.2019bugulma-tat.ru
Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты
Кичә Уфада «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең V Еллык утырышы мәйданчыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим иткән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы — Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе сатуга чыкты. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәзер китапны «Хозур» нәшрият йортының түбәндәге адреслар буенча урнашкан фирма кибетләреннән сорый ала:
Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36 йорт;
Казан шәһәре, Газовая урамы, 14 йорт;
www.huzurshop.ru интернет-кибетендә;
яки +79033054543 белешмә телефоны буенча.
Татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде.
Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр — хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган коллектив эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.
Татарстан мөфтие нәзарәт әзерләп бастырган мәгънәви тәрҗемәдәге төп үзенчәлекләрне гамәлдә йөргән башка тәрҗемәләр белән чагыштырып аңлатып бирде, диелә хәбәрдә.
Категория: Новости на татарском | Просмотров: 691 | Добавил: news | Рейтинг: 0.0/0
Похожие новости:
Бугульма © 2008-2024 . Все права защищены.
При использовании материалов сайта ссылка на сайт обязательна.